Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

«Минем Республикам символлары»

7 февральдә Татарстан Республикасының гербын кабул ителгән көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә әлеге вакыйгага багышланган «Минем Республикам символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында авылның урта мәктәп укучылары безнең күпмилләтле республикабызның тарихы белән танышты. ТР символларының берсе – герб турында мәгълүматка аерым игътибар бирелде: аның тарихы, тасвирламасы һәм әһәмияте турында аңлатылды. Чара ахырында катнашучылар «Яраткан республикам» викторинасында катнаштылар һәм «Татарстан Республикасы» дигән презентация карадылар.