Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Галимҗан Гыйльманов иҗаты"

1 февральдә татар язучысы Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь тулды. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Галимҗан Гыйльманов иҗаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар юбилярның иҗаты белән якыннанрак танышты. Галимҗан Гыйльманов әдәбиятчы, мифолог, язучы-прозаик, шагыйрь-җырчы, публицист һәм драматург буларак билгеле. Ул шулай ук йола сәнгате буенча зур белгеч һәм республика күләмендәге әдәби-музыкаль кичәләр оештыручы. Язучының «Самат батыр» китабын балалар бик яаратып укыйлар.