«Талантлы нечкә күңелле шагыйрь»
14 нче гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен "Талантлы нечкә күңелле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар игътибарына шагыйрьнең иҗатына, китапларына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.