"Табигатьне саклыйк"
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында экология темасына багышлап "Без табигать баласы" исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты: балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Әңгәмә барышында укучылар белән үзебезнең туган як экологиясе турында сүз алып барылды. Шулай ук китапханәдә "Табигатьне саклыйк" дип аталган күргәзмә дә эшләде.