Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

Китап күргәзмәсе эшләнде

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан,  “Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды.