«Солдат судьбу не выбирает»
13 февраль көнне Шармыш авыл мәктәбендә «Солдат судьбу не выбирает» дигән чара булып узды. Әлеге очрашу сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, сугыш кырларында һәлак булган әфганчылар истәлегенә багышланган иде. Галимҗанов Айдар Мусеевич, Ногманов Мөнир Заһи улы, Камалиев Азат Нури улы, Котников Вальтер Николаевич мактаулы кунаклар булдылар.
Алып баручылар Әфган сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар.
Солдатларның үз бурычларын ничек кыю һәм профессиональ үтәүләре турында сөйләделәр, авыр шартларда батырлык, ныклык, намуслылык, хәрби антларга һәм бурычка тугрылык күрсәттеләр. Чакырылган кунаклар-сугышчы-интернационалистлар сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу барышында без дә безнең авылда әфганчылар булуын искә алдык-бу Христофоров Владимир Петрович һәм Шаронов Сергей Петрович.
Әлеге чарага «Әфганстан кайтавазы» дигән электрон презентация әзерләнгән иде, анда бу Афган сугышының вакыйгаларын сурәтләгән фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Шулай ук әфганчыларның җырлары һәм шигырьләре тыңланды. Соңыннан «Прикоснись сердцем к подвигу" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.