Борьба с коррупцией - дело каждого!
Коррупциягә каршы көрәш - актив гражданлык позициясен күрсәтергә тиешле һәр гражданның бурычы.
15 март көнне Олы Мишә мәдәният йортында «Коррупция нәрсә ул» дигән әңгәмә үткәрелде. «Коррупция» төшенчәсе, аның төрләре, коррупция белән бәйле җинаятьләрнең еш кына җәзасыз калу сәбәпләре турында фикер алыштык. Фикер алышу барышында укучылар коррупция тәртипне какшата, бу исә кеше хокукларын бозуга китерә, кешеләрнең тормыш сыйфатын начарлата, оешкан җинаятьчелеккә китерә дигән нәтиҗәгә килделәр.
Шулай итеп, үткәрелгән чаралар укучыларның хокукый грамоталылыгын һәм әхлакый культурасын формалаштыруга ярдәм итте.