Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Халыкара туган тел көне

Дөньядагы барлык халыклар үз туган телләре көнен билгеләп үтәләр. Тел кешеләргә аралашырга, күңел ачарга ярдәм итә. Тел кешеләрнең гомер юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Шуңа һәр кеше ана телен, туган телен югалтмаска тырыша.
Югары культуралы булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хөрмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, аны һич тә югары культуралы кеше дип әйтеп булмый.
Китапханәдә татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләүче китап күргәзмәсе эшли. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясарга китапханәбездә көтеп калам.