Тел – рухи дөнья көзгесе
21 февраль – Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәсендә дә, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары катнашында “Тел – рухи дөнья көзгесе” исемле әдәби чара үткәрелде. Бу чарада балалар китапханәдә эшләп килүче “Без – туган телне сөючеләр” исемле иҗади проектның эш планы белән таныштылар. Шулай ук “Сүзләр балкышы” исемле район конкурсында актив катнашкан укучылар Теләче җирлекара китапханәләр директорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.