Батырлык гасырларда калачак
Олы Мишә авыл китапханәсендә Совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы герое, СССР Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган шигърият сәгате узды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышында катнашуы, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакыты, шигырьләре белән таныштылар.