Тормыш тамчысы
Бүген, 3 сентябрь көнне, безнең китапханәдә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган ел саен уздырыла торган “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясе узды.
Акция 2004 нче елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.
Акциядә катнашучылар суны учларына җыеп чәчәкләргә сибәләр. Бу хәрәкәт безнең террорчылык актлары корбаннарына карата уртак кайгыбызны һәм кызгануыбызны, шулай ук бу куркынычка каршы торырга тәвәккәллегебезне символлаштыра. Су, тормыш символы буларак, тормышларын террорчылык тартып алган кешеләрне искә алу билгесенә әверелә.
Тормыш бирүче су тыныч киләчәккә өмет һәм ышаныч символы булсын!