Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

«Белем көне-киләчәккә бер адым"

1 сентябрьдә Россия Федерациясендә белем көне билгеләп үтелә. Бу укыган һәм укыткан һәркемнең бәйрәме. Шул ужайдан китапханәдә бик матур китап күргәзмәсе ясалды. Биредә төрле фәннәр, ачышлар һәм уйлап табулар турында кызыклы итеп сөйләүче фәнни–популяр әдәбият, борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр белемнәрне үз эченә алган гаҗәеп энциклопедияләр белән таныштык. Иң кызыксынучан акыллар китапларда физика һәм химия өлкәсендәге һәм белемнең башка өлкәләрендәге сорауларына җаваплар таптылар. Шулай ук мәктәп, уку, дуслык темасына матур әдәбият күрсәтелде.