Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Аеклыкта - көч

Олы Мишә авыл китапханәсендә Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан, “аеклыкта – көч»дигән профилактик әңгәмә үткәрелде. Чара яшүсмерләр арасында алкоголизмны кисәтү, укучыларда алкогольнең кеше организмына һәм сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын күзаллау, алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәтне үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында оештырылды. Шулай ук укучыларга бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, алкоголь куллану үлемгә һәм инвалидлыкка тормышның иртәрәк стадияләрендә китерә. Аеклык-ул тормыш нормасы. Физик культура, спорт, түгәрәкләрдә шөгыльләнү, китапханәләргә йөрү, буш вакытны, кызыклы һәм эчтәлекле ялны дөрес оештыру — болар барысы да зарарлы гадәтләр үсешенә, барыннан да элек алкоголь куллануга каршы тора.