Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Китап аша - табигатькә мәхәббә

Олы Мишә авыл китапханәсендә «китап аша - табигатькә мәхәббәт» дигән экологик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр һәм хайваннар тормышы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Балалар өчен әйләнә-тирә мохитне саклау, аның пычрану проблемасы һәм әйләнә-тирә дөньяның чисталыгы өчен һәр кешенең җаваплылыгы, табигатебезне сакларга кирәклеге, кошлар сайравын тыңларга, урман, елга һәм кырларның матурлыгына сокланырга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Очрашу азагында яшь укучылар урманга чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштылар..