Дивная краса
Бәйләнгән әйберләр гадәттә, модадан чыкмыйлар, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара. Җылы, йомшак свитер, бияләй-носки, киезләр бәйләү, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки, бәйләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да. Безнең әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкларын шунда ук яшь җилкәнчек белән теләп уртаклашканнар. Аулак өйләр үзенә күрә кул эше – тегү, чигү, бәйләү мәктәбе булып торган. Хәзер аулак өйләр заманы сирәгәеп бара. Әмма без, шул уңайдан авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында бәйләү серләренә төшенү максатыннан чаралар үткәреп торабыз. Балалар бик теләп катнашалар.