Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Хәтер һәм кайгы көне

22 нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәчесе, китап укучы балалар белән һәйкәл янында хәтер сәгате уздырды.
Балалар һәйкәлгә уеп язылган авылдашлар белән таныштылар, китаплардан өзекләр тыңладылар. Дәһшәтле еллар, киләчәгебез өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә!  Хәтер сәгатендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды һәм шәм яндырылды.