Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Татар милли киеме

Районыбызда милләтебезнең матур гореф - гадәтләрен, киенү үрнәкләрен саклап яшәүче, аларны балаларына, оныкларына да җиткерүче кешеләребез бик күп. Берничә ел рәттән Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе “Ак калфак хатын-кызлар” берләшмәсе белән берлектә район Сабантуенда "Татар милли киеме" конкурсы игълан итә. Быел бу бәйгедә Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Заманча милли кием коллекциясе” номинациясендә 2 нче урынны яулады.