Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Милли бәйрәм - Сабантуй

Сабантуй: милли бердәмлек бәйрәме
Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә Сабантуй төрлечә үткәрелә. Әмма ул, хәәзерге заманда, татар халкының бердәм милли бәйрәменә әйләнә: аны татарларның элек бу бәйрәмне үткәрмәгән төркемнәре, әйтик Себер татарлары да уздыра башлый. Аның тәртибе, вакыты да уртак – язгы кыр эшләре тәмамлангач дип бил-геләнә. Башта Сабантуйны авылларда, аннан соң район үзәгендә (яки шимбә – авылларда, якшәмбе район үзәгендә) уздырып, Казанда йомгаклыйлар.

7 июнь көнне Олы Мишә авыл җирлегендә дә бу бәйрәм оешкан төстә, бик матур итеп үткәрелде. Бу бәйрәмне оештыруда без мәдәният хезмәткәрләре дә, төрле милли уеннар оештырып, халыкны күңелле ял иттердек.