Җәй китаплар белән җылынсын
Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе белән берлектә авыл китапханәсе территориясендә конкурс чарасы үткәрелде. 2 командага бүленеп, балалар төрле өлкәләрне колачлаган викторинада көч сынаштылар. Шулай ук традиция буенча бу көнне без «җәй китаплар белән җылынсын» җәйге укулар программасын ачтык. Китапханәдә һәм мәйданчыкта теләсә нинди зәвыкка һәм яшькә туры килә торган китап күргәзмәләре эшли иде. Актив катнашканнары өчен бәйрәм кунаклары татлы призлар алды.