Бөтендөнья сәламәтлек көне
Сәламәт яшәү рәвеше-спорт яки диета гына түгел, ә үз-үзеңне тоту, сәламәтлекне саклауга, ныгытуга һәм торгызуга ярдәм итә торган яшәү рәвеше. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Олы Мишә авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада катнашучы авыл фельдшеры Галимова Люция сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеге, кеше өчен иң мөһиме — аның сәламәтлеге турында сөйләде.