Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз
2010 елдан башлап ел саен мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Кычкырып уку-китапны алга этәрүнең нәтиҗәле коралларының берсе. Ул үз хисләрең, тәэсирләрең белән уртаклашырга һәм укылган әсәргә мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкинлек бирә, сүзлек запасын арттырырга, дикцияне, интонацияне, сөйләм дөреслеген яхшыртырга ярдәм итә.
Бу көнне авыл китапханәсендә китапханәче «бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз»дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга укуның файдасы турында сөйләде, аларны күбрәк мөстәкыйль рәвештә дә, өлкәннәр белән бергә дә укырга, эмоциональ, шатлык белән кычкырып укырга рухландырырга тырышты. Аннары " Татар халык әкиятләре” сериясеннән күңелле хикәяләр яңгырады. Китапханә фондындагы яңа матур, якты балалар китаплары белән танышу ачыктан-ачык әдәбият карау белән дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп укыр өчен үзләренә ошаган әсәрләрне сайладылар.