Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Иң сөйкемле һәм иң яраткан

6 март көнне Олы Мишә авылы мәдәнияты йорты сәхнәсендә Олы Мишә урта мәктәбе һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән берлектә бәйрәм концерты узды. Бәйрәм кичәсендә балалар үзләренең матур биюләре, җырлары, шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Концерт барышында Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Ф. Б. Җамалетдинов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләрнең әниләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.