Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Туган ягы кирәк кешегә

Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан 3 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе яңа ел каникулларында китапханәдә укучыларны җыйды һәм "Туган ягы кирәк кешегә"дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул укучыларны аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Бергә Туган як темасына багышланган хикәяләр укылды.