Китап уку- рухи азык
Китап укырга теләгән, әмма китапханәгә килергә сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгән һәр кешегә китапханәче китаплар, газета-журналлар белән үзе килә.
Даими китап укучылар һәр яңа китапны көтеп, китапханәчене елмаеп каршы ала, рәхмәтләрен әйтеп озатып кала. “Китап уку – рухи азык” – диләр бит. Алар китапны укып, һәр геройның язмышы белән яшәп, укыган буенча анализ ясап, үз фикерләрен җиткерә. Башкача була да алмый, чөнки гомер буе татар китаплары дөньясында кайнаган кешеләр бит алар.