Кызлар кичәсе
30 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Посиделка-Викторина» кызлар кичәсе оештырылды. Кичәдә Түбән Саурыш, Караширмә, Өчнарат авылы клуб мөдирләре катнашып үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук, берләшмәгә йөрүче өлкәннәребез, яшлек елларын искә алып, начар кәефне ничек җиңәргә икәнлеге турында киңәшләрен бирделәр. Милли ризыклар белән әзерләнгән түгәрәк өстәл артында гаилә кыйммәтләре турында сөйләнелде, мәкальләрне дәвам итеп, викторина сорауларына җавапларны таптык.