Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

"Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде"

Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, кешеләргә аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы буласы килүче гадәти булмаган дата бар - бу өлкән буын кешеләрен хөрмәт итү көне. Бу көнне, традиция буенча, мәдәният учакларында төрле чаралар уздырыла.  Шул уңайдан 1 октябрь көнне Олы Мишә авыл җирлеге белән берлектә  мәдәният йортында мул табыннар артында бик матур чара үткәрелде. Әлеге аудитория өчен мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм урта мәктәп коллективы тарафыннан үзешчән сәнгать номерлары әзерләнде, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Нәниләребезнең бию коллективы, укучыларның  чыгышы бәйрәмне тулыландырды.   Җитәкчеләребез изге теләкләрен җиткерделәр.