Белем планетасына, алга!
Ел саен беренче сентябрьдә Игелекле, шау – шулы һәм кайгысыз бәйрәм — Белем көне-Беренче сыйныф укучылары һәм беренче курс студентлары бәйрәме, шулай ук парта артына беренче генә утырмаучылар һәм озын, ләкин кызыклы, ачышлар белән тулы белем юлы буйлап чираттагы адымны ясаучылар бәйрәме билгеләп үтелә. Ә белем эзләүдә китаптан да ышанычлырак чыганак юк-ул барысының да башы.
Китап укыганда, балалар китап культурасына ияләшәләр, үзләрендә грамоталы кеше тәрбиялиләр. Шуңа бәйле рәвештә авыл китапханәсе мәктәп тарихлары турында мавыктыргыч хикәяләр белән ачык иллюстрацияле китап күргәзмәсе әзерләп укучыларны, укытучыларны, килгән кунакларны каршы алды. Гаилә елы уңаеннан китап укучы гаилә һәм “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсеннән дә китап сөючеләр катнашты.