Беслан
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата — террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә ала. Һәлак булганнар истәлегенә авыл китапханәсе китап күргәзмәсе оештырып, хәтер сәгате үткәрелде. Чарада балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен, аңа ничек каршы торырга һәм терактлар куркынычы шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында аңлатылды. Бесланның коточкыч фаҗигасенә һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек кирәклегенә аерым игътибар бирелде.