Чәчәк букеты
Җәй-чәчәк ае. Күзләр чәчәк матурлыгына һич тә туя алмый. Моннан да матуррак булуы мөмкин түгел кебек. Ләкин карашыңны икенче чәчәккә күчерәсең һәм аның нинди гүзәл икәнен аңлыйсың. Авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә гофрирланган кәгазьдән букетлар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Букетны ясау өчен сары, көрән, яшел төстәге гофрирланган кәгазь; нечкә чыбык, агач шпагалар; фольга; сызыклы кайчы; кызгылт-сары карандаш; клей пистолеты кирәк булды. Балалар ярдәмендә ясалган букетлар бик матур килеп чыкты.