Шахмат турниры
Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы.
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә.
- Баланы шахмат уенына 6-7 яшьтән өйрәтә башларга була. Ә уйный белмәсәгез, өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме - уен белән кызыксынырга, түземле булырга кирәк, - ди белгечләр.
11 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә балалар арасында шахмат ярышы үткәрелде.