Укырга яратам
Укуга мәхәббәт берничә бәйрәм тудырды, шуларның берсе-Бөтендөнья китап сөючеләр көне.
9 август-барлык китап сөючеләр һәм әдәбият дөньясына катнашы булган кешеләр: язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, нәширләр, мөхәррирләр, корректорлар, типография һәм китап кибетләре хезмәткәрләре өчен истәлекле көн. 9 августта Бөтендөнья китап сөючеләр көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан9 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә әдәби-уку үткәрелде. Балалар үзләре теләгән китапларын алып укыдылар, бер-берләренә табышмаклар әйтештеләр. Укыган китаплары белән фикер алыштылар.