Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Террорчылык-җәмгыятькә куркыныч

Террорчылык - ул кешеләрнең оешкан төркеме үз максатларына көч кулланып ирешергә омтылучы авыр җинаять. Террорчылар - ул заложник итеп ала торган, күп кеше яшәгән урыннарда шартлатулар оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Еш кына террорчылыкның корбаны гаепсез кешеләр була, алар арасында балалар да бар.

Террор - куркыту, дошманнарны бастыру, физик көчләү. Кешеләрне көчләү актлары (үтерү, ут төртү, шартлату, тоткыннарны алу) белән физик рәвештә юк итүгә кадәр китереп чыгара. Шушы хәләрдән сак булырга өйрәтү максатыннан, 8 август көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. китап укучылар белән әңгәмә оештырды.