Экология балалар күзлегеннән
«Бердәм Россия»партиясе ярдәме белән үткәрелгән республика конкурсының максаты – халыкның игътибарын табигать һәм аның пычрануы белән бәйле экологик проблемаларга җәлеп итү. Бу конкурста катнашкан балалар экологик вәзгыятькә үз карашлары белән уртаклаштылар, ничек һәм нәрсәне төзәтергә кирәклеге турында сөйләп, үз хыялларына ирек бирделәр һәм фикерләрен, хис-кичерешләрен рәсем ярдәмендә белдерделәр. 1 август көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе яшь рәссамнарның эшләре белән үз укучыларын таныштырды.