Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Сез һәрвакыт безнең күңелдә

27 июль - Донбасста сугыш корбаннары булган балаларның искә алу көне. Шушы көннәрдә илебезнең төрле төбәкләрендә, бу фаҗигале датаны искә алу акцияләре уздырыла. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәсе "Сез һәрвакыт безнең күңелдә" исемле акция башлап җибәрде. Бу акциягә бик теләп кушылган яшьләр йокшак уенчыклар алып килеп, ак кәгазьдән корабликлар ясадылар. Шәм кабызып бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннары булган балаларны искә алдылар.