Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Җәйге каникулларны күңелле китап белән

Җәйге каникул балалар өчен иң кызык та, мавыктыргыч та вакыт. Әмма  җәйге  каникуллар күңелле генә түгел, ә файдалы да узсын өчен кызыклы китаплар да укырга кирәк.  17 июль көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә  балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган «Җәйге каникулларны күңелле китап белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.  Татар әдипләренең юморга бай шаян хикәяләре, кызыклы шигырьләре, халык әкиятләреннән торган күргәзмәдәге китапларны кычкырып укулар оештырылды, кызыксынып өйгә алучылар да булды