Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Милләтемнең горурлыгы, шагыйрьГабдулла Тукай

Апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Үз иҗаты белән ул мәңгегә үз исемен мәңгеләштерә, ә аның шигырьләрен бүген дә зур ярату белән өлкәннәр дә, балалар да укый. 27 еллык авыр тормыш юлында Тукай калдырган бай һәм төрле әдәби мирас татар шигъриятендә аеруча  хөрмәтле урын ала. 25-26  апрель көннәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәсендә «Милләтемнең горурлыгы, шагыйрь Габдулла Тукай»  дигән китап күргәзмәсе оештырылды, Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде.