Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Нәүрүз

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме. 18 март көнне Олы Мишә авыл җирлегендә үткәрелгән Нәүрүз  Олы Мишә урта мәктәбе укучылары тарафыннан оештырылган ярминкә белән башланып китте. Бәйрәмдә төрле уеннар матур җырлар белән үрелеп барды. Авыл китапханәсендә оештырылган шахмат – шашка ярышларында да олылар һәм балалар бик теләп катнаштылар.