Күренекле талант иясе
Г. Ибраһимов - бөтен көчен, талантын һәм гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган, күп гасырлык татар әдәбиятын яңа сәхифәләр белән баеткан, әдәби-мәдәни хәрәкәтенә яңа рух өстәгән, шулай ук әдәбият белеме, мәгариф, тарих, публицистика, иҗтимагый фикер үсешендә гаять тирән эз калдырган иң күренекле классикларыбызның берсе. Язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәчесе 11 сыйныф укучылары белән “Күренекле талант иясе” исемле библиографик дәрес үткәрде.