Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Поэт из страны детства

Сергей Владимирович Михалков искиткеч авторларның берсе, аның китаплары бәхетле балачак атрибуты булып санала. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан 15 март көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, авторның тормышыннан иң кызыклы фактларны искә төшереп, аның балалар өчен язылган берничә танылган әсәренә күзәтү үткәрде.