Ак теләкләр Сезгә бүләгем
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән генә торган сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәсендә "Ак теләкләр Сезгә бүләгем" исемле әдәби чара үткәрелде. Бу чарага уллары махсус операциядә булган һәм Армия сафларында хезмәт куючы ир-егетләребезнең әниләре белән "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының активлары чакырулы иде. Төрле уеннар белән үрелеп барган әлеге чарада катнашучылар "Иң тапкыр ханым", "Иң моңлы ханым", "Иң хисле ханым" һәм "Иң белемле ханым" исемнәренә ия булдылар. Кичәнең икенче өлеше мул табын артында җанлы әңгәмә белән дәвам итте.