“Көйне таны”
28 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә, Пушкин картасы буенча, “Көйне таны” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар үзләренең сәнгать әсәрләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Уенчыларга көй тәкъдим ителде, өстәмә сораулар бирелде. Катнашучылар шул көйне танып авторын һәм башкаручысын әйтергә, сорауларга дөрес җавап биреп, логик фикерләүләрен, чикләнгән вакыт шартларында карар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш иделәр. Тамашачылар шулай ук сорауларга җавап бирә һәм балларын үзе теләгән катнашучыга бирә ала. Уен барышында әсәрләрне белү генә түгел, көйгә кушылып шул җырны башкару осталыгы да күрсәтелде. Катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр дә бирелде.