«Гореф-гадәт йола югалмаган»
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, әхлак тәрбиясен, рухи кыйммәтләрен саклау, традицияләрне торгызу - безнең төп бурычыбыз булып тора. «Гореф-гадәт йола югалмаган» исеме астында оештырылган китапханә почмагы сәнгатьне, гореф-гадәтләрне чагылдыра. Кешеләрне рухи яктан сафландыручы бик күп төрле гореф-гадәтләр, халкыбызның йолалары буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җитсен өчен 16 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте белән берлектә әдәби сәгать үткәрде.