Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Федор Шаляпинның тууына 150 ел

2023 елда Россия бөек рус опера җырчысы, уникаль тавыш иясе Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтә. Киң күңелле Шаляпин Казанда туган, ә танылуны беренче тапкыр Уфа сәхнәсендә 1890 елның декабрендә алган. Шаляпинның биографиясе беркемне дә битараф калдырмый, ул бернәрсәгә дә карамастан үз максатына омтылучы кешенең ачык мисалы. 14 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Казан музыка көллияте студентлары әзерләгән (И. В.Әүхәдиева) презентация күрсәтеп китап укучыларны аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды.