Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә

Инвалидларның күбесе җәмгыять тормышына үз өлешен керттеләр. Алар арасында актерлар, җырчылар, сәясәтчеләр һәм башка бик күп танылган шәхесләр бар, ләкин инвалидлыкларына карамастан бирешмәгән, эшне дәвам иткән һәм уңышка ирешкән шагыйрь язучылар да бар. Шуларның берсе-ватандашыбыз язучы Фәнис Яруллин гаҗәеп язмышлы кеше. Гомеренең җитмеш өч елы, шуларның илле өчесе караватта иде. Ул, аңа да карамастан, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итте. 9 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә язучы, халык шагыйре Ф.Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. «Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә» исемле китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү үткәрелде, шигырьләрен укулар оештырылды.