Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Фатих Хөсни укулары

1 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә “Фатих Хөсни укулары” марафоны кысаларында әдәби кичә үткәрелде. Якташ язучыбыз Фатих Хөснигә 115 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бу кичәдә, язучының “Сипкелле малай” хикәясе театральләштереп халыкка җиткерелде. Башка әсәрләреннән өзекләр укылды, викторина сорауларына җаваплар алынды. Тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды.