Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Кышкы әкиятләр битләре буйлап

Кыш - искиткеч, тылсымлы вакыт. Күпчелек әкиятчеләрнең кышкы темага әкиятләре күп. Мәсәлән,  Одоевскийның "Мороз Иванович", Л. Кассильнең "История с бородой", Андесенның "Снежная королева" һ. б. Олы Мишә авыл китапханәсендә "Кышкы әкиятләр битләре буйлап" дигән яңа ел китап карнавалы үткәрелде. Күңел ачу чарасы китапларга күзәтү белән башланды, кызыклы тематик әдәбият карау балаларга бик ошады. Балалар кыш турында әкиятләр белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.