Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Шахмат - акылны чистарта.

Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтүче бу уен тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Шахмат уйнау образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәчесе үзенең китап укучылары белән шахмат-шашка уеннарын еш оештыра.