15 октябрь — татар халкын искә алу көне
1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн – дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Бу көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә китапханәче Газизова Р.Ш. «15 октябрь — татар халкын искә алу көне» дигән тарихи сәгать уздырды.
Бу чарада катнашкан мәктәп укучылары татар халкының яратып киелә торган киемнәрен киеп, электрон презентация ярдәмендә Казан ханлыгы тарихы белән таныштылар, аеруча Сөембикә патшабикәсе идарә иткән еллар җентекләп каралды.Презентациядә урта гасыр казанының язмалары һәм хәзерге шәһәрнең фотографияләре күрсәтелде.