Рәхмәт сиңа укытучым
Укытучы... Балаларга һәм кешелеккә булган күпме мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә укытучылар, тәрбиячеләр балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итүче шәхесләр тәрбияли. 5 октябрь – Укытучылар көне уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә уздырылган әдәби-музыкаль чарада Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш.да катнашып, укытучылар коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Укучылар, үзләренең укытучыларын хөрмәтләп, матур чыгыш ясадылар.