Өлкәннәр, Сез - тормыш бизәге
Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бу көнне өлкән буынны – хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбыз һәм туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларның хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр тапшырабыз. Шул уңайдан 1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә дә, Олы Мишә урта мәктәбе белән берлектә “Өлкәннәр – Сез, тормыш бизәге” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган өлкәннәребезгә укучыларыбыз башкаруында сөйләнгән шигырьләр һәм матур җырлар күңелләренә хуш килде.